Сыер урынына – кәҗә – “Ватаным Татарстан” газетасы. Этнэ таны газетасы новости
Код состояния | 200 |
IP–адрес | 185.27.193.141 |
Back-resolve | (было: host193.141.in-addr.arpa) |
Content type | text/html |
Кодировка | utf-8 |
Размер страницы | 22.28 Kb. |
Скорость загрузки | 3.61 Kb. / s. |
Общее время загрузки | 6.17 +0.03 сек. |
Время поиска IP | 0.12 −0.04 сек. |
Время подключения | 0.18 −0.03 сек. |
Время генерации страницы | 0.18 −0.03 сек. |
Начало передачи контента | 6.11 +0.02 сек. |
Кол–во переадресаций | 0 |
Время переадресации | 0 сек. |
«Конечный» URL | |
Кол–во css–файлов | 3 |
Кол–во js–файлов | 2 |
Кол–во изображений | 12 +1 |
Кол–во заголовков (<h2> … <h6>) | 0 |
Внешних ссылок | 41 +1 |
Внутренних ссылок | 56 |
HTTP–сервер | nginx/1.12.2 |
Обработчик (powered–by) |
domenolog.ru
Республиканың иң бай район башлыгы исеме ачыкланды – "Ватаным Татарстан" газетасы
(Казан, 14 май, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Эльвира Вәлиева). Республиканың иң бай район башлыгы исеме ачыкланды. Әлмәт мэры Айрат Хәйруллин арада иң яше булуга да карамастан, барысын да уздырган. Татарстан Президенты һәм Хөкүмәт вәкилләреннән соң, район башлыклары узган ел алган керемнәре турында хисап тотты. Дөрес, әлегә барысы да түгел, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы.
Былтыр Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллинның кереме ике тапкыр диярлек кимегән. Алдагы елда ул 8,5 миллион сум акча эшләп тапса, былтыр җитәкченең кереме 4,5 миллион сум тәшкил иткән. Тик бу аңа иң бай район башлыгы булырга комачау итмәгән. Айрат Хәйруллин исемлекнең беренче баскычында. Тормыш иптәше исә ел дәвамында гаилә казнасын 98 мең сумга баеткан. Икенче урында – Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов. Тормыш иптәше белән бергә алар былтыр 5 миллион сумга якын акча эшләгән. Кәримовларның дүрт җир кишәрлеге, ике йорты һәм ике фатиры бар. Транспорт чараларыннан Зәй башлыгының тракторы булуы да мәгълүм. Беренче өчлеккә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев та эләккән. Узган ел ул 3,6 миллион сум керем алган. Дүртенче һәм бишенче урында – Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин. Ә менә Алабуга, Минзәлә һәм Югары Ослан районнары башлыкларының һәм аларның гаилә әгъзаларының кереме турында әлегә мәгълүмат юк.
Инде хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел 7,5 миллион сум акча эшләгән. Чагыштыру өчен: республика башлыгы 2014 елда – 11,8, 2015 елда 6 миллион сум керем алган. Гаилә казнасын хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова сизелерлек баеткан. Былтыр ул 2,35 миллиард сум акча эшләгән. Татарстан Президентының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге сумманың 2,2 миллиард сумы бизнесының бер өлешен сатудан алган керемгә туры килә. Гөлсинә ханым узган елның апрелендә “Лучано” җәмгыяте устав капиталының 49 процентын Кипрда теркәлгән оешмага саткан. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәүге тапкыр яңа вазыйфада хисап тоткан. Былтыр ул 4,3 миллион сум акча эшләгән. Тормыш иптәше Лариса ханым гаилә казнасын тагын 1,2 миллион сумга баеткан.
Республика Хөкүмәте вәкилләре арасында беренчелек гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин гаиләсе кулында. Былтыр министр 3,3 миллион сум акча эшләгән. Аның каравы, министрның тормыш иптәше, нотариус булып эшләүче ханым, ел дәвамында 41 миллион сум керем алган. Хакимият вәкилләре арасында исемлекнең иң соңгы баскычында – архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова. Ул былтыр 2,5 миллион сум акча эшләгән.
Федераль дәрәҗәдәге түрәләр һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларының кереме хакында да билгеле. Республика парламенты вәкилләре барысына бергә 3 миллиард сум акча эшләгән. Беренче урында “ТрансТехСервис” идарә компаниясе” җәмгыяте Директорлар советы рәисе – автоүзәкләр челтәре хуҗасы Вячеслав Зубарев. Ул былтыр 641 миллион сум керем алган. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2016 елда 11,3 миллион сум акча эшләгән. Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев былтыр 8,5 миллион сум керем алса, ил Президенты Владимир Путин аннан бераз күбрәк – 8,8 миллион сум акча эшләгән.
tatar-inform.tatar
Сыер урынына – кәҗә – “Ватаным Татарстан” газетасы
(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, “Ватаным Татарстан”, Лилия Нурмөхәммәтова). Сыер гомер-гомергә авыл кешесенең туендыручысы булган. Бүген дә аны гаиләгә бераз булса да керем чыганагы итеп күрүчеләр бар. Тик андыйлар саны елдан-ел кими бара.
Соңгы елларда Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан сыер тоткан кешеләргә ярдәмне арттыргач, ул кимү туктады, 18 районда сыер саны, киресенчә, артып та киткән. Ләкин бу хәл бар җирдә дә түгел. Сәбәбе билгеле. Сөткә тиешле бәя юк. Күптән түгел Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты да халыктан җыелган сөт бәясенең түбән булуына ачуын яшермәде. Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына бу мәсьәләне күзәтү астына алырга кушты.
Ялкау ярлыгы тагарга җыенмыйк
Районнарда боз кузгалды дияргә була. Әлеге киңәшмәдән соң Авыл хуҗалыгы министрлыгы берничә тапкыр урындагы түрәләрне җыеп, сөт җыю проблемасы хакында сөйләшкәннәр. Министрлык ноябрь аенда шәхси хуҗалыклардан сөтнең литрын 20 сумнан да очсызракка җыймаска киңәш итә. Базардагы вазгыятьне өйрәнгәч, белгечләр әнә шундый суммага тукталган. Саннарга игътибар итсәк, алар уйландырырлык. Октябрьнең соңгы көннәрендә районнардан килгән мәгълүматлардан күренгәнчә, сөтне литрын 21 сум 84 тиеннән җыючылар да, 14 сум 50 тиен белән чикләнүчеләр дә бар. Алексеевск белән Лениногорск районнарында бер литр сөт бәясендә аерма 7 сум да 34 тиен чыга! Республиканың 17 районында хуҗалыклардан җыела торган сөтнең литры 17 сумнан да ким булуы ачыкланган. Шунысы да көендерә: узган ел әлеге районнарның барысында да диярлек (Әгерҗе, Апас, Зәй, Сарманнан кала) шәхси хуҗалыкларда сыер саны кимегән. Аеруча Буа (350 башка азайган), Мөслим (180), Минзәләдә (106) сыер асрарга теләмәүчеләр арткан. Гомумән алганда, былтыр республикада сөтлебикәләр 974 башка кимегән. Аның каравы кәҗә асраучылар саны 8 меңгә арткан.
Ә авылда ялкау халык яши дип булмый. Сыерын аптыраганнан, сөткә бәя булмаудан бетерә кеше. Башка терлеккә өстенлек биреп карый. Әнә авыл хуҗалыгы министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов сүзләреннән аңлашылганча, авылларга, районнарга баргач, җирле халык министрлыктан төрле тәкъдимнәр кертүне сорый икән.
– Шәхси хуҗалыкларга мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз кебек. Тана сатып алучыларга 15 мең, нәселле булса 20 мең, мини ферма төзүчеләргә 200 мең сум субсидия дә бирелә. Сыер асраучыларга ел саен 3 мең сум ярдәм оештырыла. Терлек асрарга теләүчеләр санын арттырыйк дисәк, бу эшкә сөт җыючылар да, аны кабул итүчеләр дә үз өлешләрен кертергә тиеш. Алар кулай бәя куя икән, сыер тотарга теләүчеләр тагын да артачак. Сөт бәясен район башлыклары, башкарма комитет җитәкчеләре, авыл җирлеге рәисләре гел күз уңында тотканда гына нәтиҗәсе булачак.
Сәбәбе нидә?
Ә бүген республикада сөтне, уртача алганда, литрын 19 сумнан җыялар. Сөт кабул итү пунктларында исә аның литры 17дән 24кә җитә. Нәтиҗәдә, кайбер сөт җыеп тапшыручылар үз кесәләренә бер литр сөттән 3-4 сум файда калдыра. (Республика буенча алганда трейдерлар хезмәте уртача бер литр сөткә 1 сум 56 тиен чамасы.) Министрлыктан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Алабуга, Тукай, Әгерҗе, Әтнә, Апас, Биектау, Кукмара районнарында сөт җыючыларга бер литр сөттән 3-4 сум файда калган. Шул ук вакытта кайбер сөт комбинатлары да саранлык күрсәтә. Актаныш, Әлмәт, Буа, Зәй, Лениногорск, Яңа Чишмә районнары кабул итү пунктларында бәя түбән. Җыючыларның да, кабул итүчеләрнең дә комсызлыгы аркасында Баулы, Сарман, Ютазы районнарында яшәүчеләр интегә. Моны исә урыннарда тиз арада хәл итү кирәк, диләр министрлыкта.
Бөтен җирдә дә хәлләр хөрти дип булмый. Октябрь аенда ук сөтне литрын 20 сумнан да югары җыйган 8 район бар. “Балтач һәм Мамадыш районнары эшчәнлеген уңай яктан мисал итеп китерергә була, – ди министрлыкның хуҗалык итүнең кече формасын үстерү бүлеге җитәкчесе Александр Молокин. – Балтач районында, мәсәлән, җыючыларга 1 сум тирәсе калса, Мамадышта 45 тиен генә”.
Җирлекләр ачыклык кертә
Президентның тәнкыйтеннән соң сөт кабул итүчеләр дә бәяне күтәрә башлаган анысы. Ютазы районында да авыл халкы сөткә бәя артуын көтә. Әлеге районның Кәрәкәшле авылында аның литрын 16 сумнан җыялар. Шәхси хуҗалыгында 8 сыеры булган Әлфия Абдуллина әйтүенчә, мондый түбән бәя булганда сыер асрау табышлы түгел. “Сөт сатуның файдасын күрмибез. Шулай да, хуҗалыкка аз булса да акча кертик, файдасы булмасмы дип өметләнеп асрыйбыз. Җәй айларында 130 литр тапшыра идек, хәзер 80не. Сөт җыючы белән дә сөйләштем. Шушы арада сөт заводлары бәяне үзгәртергә тиеш, алар арттыру белән без дә күтәрәчәкбез, диде. Кайбер районнарда 18-20 сумнан тапшыруларын ишеткәч, йөрәк әрни, бездә бигрәк арзан шул”, – ди Әлфия.
Моңа кадәр халыктан 14 сум 50 тиеннән сөт җыйган Лениногорск районында да үзгәрешләр булырга тора. Кабул итеп алу бәясен 20 сумга җиткергәннәр. Халыкка 18 сум исәбеннән түләмәкчеләр. Авыл хуҗалыгы идарәсендә әнә шулай аңлаттылар безгә. Буа районында исә министрлыкта тупланган (гәрчә алар районнар биргән мәгълүматларга таяна) саннардан бик үк риза түгелләр. “Бездә 10 көн саен бәя үзгәреп тора. Бу саннар октябрь башында иде. Ай ахырында уртача 17 сум 53 тиеннән булган. 1 ноябрьдән исә 20 сум итәргә уйлыйлар”, – ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Радик Даутов. Бирсен Ходай!
tatar-inform.tatar
Омски татарлары газетасы җиңүгә иреште
"Азатлык" радиосына биргән әңгәмәсендә Гөлназ Шәйхи "Татар дөньясы" үзенчәлекләренә тукталып үтте, аның дәүләт ярдәменнән башка, иганәче тарафыннан чыгарылуы турында ассызыклап әйтте:
"Төбәкләрдә газеталар юк дип әйтә алмыйбыз, бар, аларның күбесе хөкүмәт тарафыннан финанслана, ә Омски газетасы алардан аерма буларак бер кеше – иганәче исәбенә чыга. Тамир Алимбаевич аны чыгару, халыкка җиткерү өчен күп көч куя. Газета нәшер итү дә бик авыр, җаваплы эш. Омскида ул аерым кешеләр, редактор Гөлсинә Әхмерова кебекләрнең тырышлыгы белән чыга. "Татар дөньясы" газетасында дөнья күргән материаллар кызыклы, эчтәлекле, аналитик материаллар да бар. Авыллар белән дә танышабыз андагы материаллар аша, төрле чаралар да яктыртыла, гомумән, бөтен татар дөньясын үз эченә алган газета ул. Жюри әгъзалары, 7 кеше бәяләде бу эшне, бертавыштан, җиңүче дип игълан иттеләр.
Конкурс дәвамлы булыр дип уйлыйбыз, киләсе елга да оештырачакбыз. Шуңа күрә катнашырга, җиңүчеләр булырга омтылырга кирәк. Журналистларны, матбугат чараларын чакырып калабыз".
Әңгәмәдә Гөлназ Шәйхи, "конкурсны оештыруда ярдәм күрсәткән эшмәкәрләргә – Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы рәисе, Чувашиянең “Тормыш” агрофирмасы генераль директоры Рәшит Сәнҗәповка, әлеге иҗтимагый оешма рәисе урынбасары, Самара өлкәсенең Гали авылыннан Расих Латыйповка, Самар өлкәсенең "Дуслык" иҗтимагый-мәдәни оешмасы җитәкчесе, танылган эшмәкәр Фәхретдин Канюкаевка рәхмәтлебез, Омскидан Тамир Алимбаевка чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Шундый милләт җанлы эшмәкәрләребез бар, алар киләчәктә дә милли эшләрдә актив катнашырлар, без моңа чын күңелдән ышанабыз, өметләнәбез. Калганы үзебездән тора. Эшләргә дә, эшләргә кирәк", диде Гөлназ Шәйхи.
Төбәкләрдәге журналистлар мондый бәйгеләрне ничек кабул итәләр, нәрсә бирә аларга җиңү, сез ничек уйлыйсыз, дигән сорауга, "Русия төбәкләрендә күп йөрим, үз күзем белән күрәм – Казан, Татарстан ягыннан игътибар булса, аларга стимул була, эшләргә рәхәтлек бирә, алга омтылырга, милләткә хезмәт итәргә рухи көч бирә. Шуңа күрә бу "Татар рухы һәм каләм" дигән бәйге бездә киләсе елларда да булыр, башка төбәкләрдәге җурналистлар, матбугат чаралары да катнашыр дип өметләнәбез", дип җавап бирде Гөлназ Шәйхи.
БТК башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге мөдире, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев ярдәмчел эшмәкәрләргә - Рәшит Сәнҗәповка, Рәсих Латыйповка, Фәхретдин Канюкаевка ассоциациянең Рәхмәт хатларын тапшырды.
"Татар рухы һәм каләм" III Бөтенрусия конкурсының йомгаклау кичәсе "Казан" милли-мәдәни үзәгендә халыкара Туган тел көненә туры китереп үткәрелде. Бүләкләнүчеләр өчен Равил Харисов, Фердинанд Фәтхи, Гөлшат Имамиева һәм башка танылган җырчылар халык җырларын башкардылар, татарларның рәсми булмаган гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры "Айгөл" балалар ансамбле башкаруында яңгырады.
"Татар рухы һәм каләм" конкурсы җиңүчеләре арасында "Азатлык" радиосы хәбәрчесе Райнур Шакир да бар иде. Аның хезмәте дә шул ук – "Татар халкының тормышын һәм көнкүрешен яктырту" номинациясендә бәяләнде.
www.azatliq.org
ФЛ ОАО "ТАТМЕДИА" "РЕДАКЦИЯ ГАЗЕТЫ "ЭТНЭ ТАНЫ" - Атнинский район
ФИЛИАЛ ОТКРЫТОГО АКЦИОНЕРНОГО ОБЩЕСТВА "ТАТМЕДИА" "РЕДАКЦИЯ ГАЗЕТЫ "ЭТНЭ ТАНЫ" ("АТНИНСКАЯ ЗАРЯ")
Категории
Предполагаемые товары и услуги, согласно ОКПД:
- Газеты всероссийские, выходящие не реже четырех раз в неделю, в электронной форме
- Газеты республиканские, выходящие не реже четырех раз в неделю, в электронной форме
- Газеты автономных областей, выходящие не реже четырех раз в неделю, в электронной форме
- Газеты краевые и областные, выходящие не реже четырех раз в неделю, в электронной форме
- Журналы печатные, выходящие не реже четырех раз в неделю
- Газеты районные, выходящие не реже четырех раз в неделю, в электронной форме
- Услуги по продаже рекламного места в газетах, журналах и прочих периодических изданиях, выходящих не реже четырех раз в неделю, печатных и в электронной форме
- Газеты многотиражные, выходящие не реже четырех раз в неделю, печатные
- Газеты, журналы и прочие периодические издания, выходящие не реже четырех раз в неделю, печатные и в электронной форме
- Газеты всероссийские, выходящие не реже четырех раз в неделю, печатные
Архивная выписка
1071690057834 |
1655144950 |
12981492 |
92213000001 |
1 октября 2007 года |
Межрайонная ИФНС России №18 по республике ТАТАРСТАН |
Собственность субъектов Российской Федерации |
Представительства и филиалы |
Хабибуллин Марат Махмутович |
Мини-справка по ФЛ ОАО "ТАТМЕДИА" "РЕДАКЦИЯ ГАЗЕТЫ "ЭТНЭ ТАНЫ"
ФЛ ОАО "ТАТМЕДИА" "РЕДАКЦИЯ ГАЗЕТЫ "ЭТНЭ ТАНЫ", дата регистрации — 1 октября 2007 года, регистратор — Межрайонная ИФНС России №18 по республике ТАТАРСТАН. Полное официальное наименование — ФИЛИАЛ ОТКРЫТОГО АКЦИОНЕРНОГО ОБЩЕСТВА "ТАТМЕДИА" "РЕДАКЦИЯ ГАЗЕТЫ "ЭТНЭ ТАНЫ" ("АТНИНСКАЯ ЗАРЯ"). Юридический адрес: 422750, Республика ТАТАРСТАН, АТНИНСКИЙ район, с. БОЛЬШАЯ АТНЯ, ул. СОВЕТСКАЯ, д. 37. Основным видом деятельности является: "Издание газет". Компания также зарегистрирована в таких категориях как: "Деятельность прочих общественных объединений", "Производство целлюлозы, древесной массы, бумаги и картона", "Прочая зрелищно-развлекательная деятельность". Редактор — Хабибуллин Марат Махмутович. Организационно-правовая форма (ОПФ) — представительства и филиалы. Тип собственности — собственность субъектов Российской Федерации.
Контакты
422750, Республика ТАТАРСТАН, АТНИНСКИЙ район, с. БОЛЬШАЯ АТНЯ, ул. СОВЕТСКАЯ, д. 37 |
8269-2-11-32 |
2-11-33 |
[email protected] |
Другие компании данного региона
СМС "НИКА", ООО, ЧЕРНОПЕНЬЕПроизводство общестроительных работ по прокладке местных трубопроводов, линий связи и линий электропередачи, включая взаимосвязанные вспомогательные работы420140, г. КАЗАНЬ, ул. ЦВЕТОЧНАЯ (ВОЗНЕСЕНСКОЕ), д. 1
"ФИНАНС-ИНВЕСТ КАЗАНЬ", ОООФинансовое посредничество, не включенное в другие группировки420111, г. КАЗАНЬ, ул. ТАЗИ ГИЗЗАТА, д. 3, оф. 301-302
"БАЗА АВТОМИР", ООО, ТУКАЕВСКИЙСдача внаем собственного недвижимого имущества423895, Республика ТАТАРСТАН, ТУКАЕВСКИЙ район, с. НИЖНИЙ СУЫК-СУ, ул. САРМАНОВСКАЯ, д. 17
"РЕМАВТОКАМ", ООО, НАБЕРЕЖНЫЕ ЧЕЛНЫТехническое обслуживание и ремонт прочих автотранспортных средств423823, Республика ТАТАРСТАН, г. НАБЕРЕЖНЫЕ ЧЕЛНЫ, ул. ПУШКИНА, д. 4 (45/05)
"ФИРМА "АЛЬТАИР", ОООПроизводство прочих готовых металлических изделий420089, г. КАЗАНЬ, ул. АДЕЛЯ КУТУЯ, д. 159
"МАКЛЕР ГРУПП", ООО, НАБЕРЕЖНЫЕ ЧЕЛНЫВспомогательная деятельность в сфере страхования и негосударственного пенсионного обеспечения423827, Республика ТАТАРСТАН, г. НАБЕРЕЖНЫЕ ЧЕЛНЫ, пр-т МОСКОВСКИЙ, д. 175, кв. 722
"ФОСФАГИД", ООО, ЧЕРНОПЕНЬЕОптовая торговля топливом420075, г. КАЗАНЬ, ул. 3-я КЛЕНОВАЯ, д. 9, оф. 201
"АГРОФИРМА ДРУЖБА", ООО, ПОЧИНОК КУЧУКРастениеводство в сочетании с животноводством (смешанное сельское хозяйство)422131, Республика ТАТАРСТАН, КУКМОРСКИЙ район, с. ПОЧИНОК КУЧУК, ул. ШКОЛЬНАЯ, д. 49
"ДУСЛЫК", ООООптовая торговля непродовольственными потребительскими товарами423231, Республика ТАТАРСТАН, г. БУГУЛЬМА, ул. РАДИЩЕВА, д. 10
"БЕТТА ЛТД", ООО, ЧЕРНОПЕНЬЕОптовая торговля, включая торговлю через агентов, кроме торговли автотранспортными средствами и мотоциклами420073, г. КАЗАНЬ, ул. АДЕЛЯ КУТУЯ, д. 48
"КАУСАР", ООО, БАЛТАСИОптовая торговля лесоматериалами, строительными материалами и санитарно-техническим оборудованием422250, Республика ТАТАРСТАН, пгт. БАЛТАСИ, ул. СТРОИТЕЛЕЙ, д. 8, кв. 13
"АВТОТРАНС", ОООДеятельность автомобильного грузового транспорта420029, г. КАЗАНЬ, СИБИРСКИЙ ТРАКТ, д. 23
"ЛАБТРЕНД", ООООптовая торговля фармацевтическими и медицинскими товарами, изделиями медицинской техники и ортопедическими изделиями420006, г. КАЗАНЬ, ул. РАХИМОВА, д. 8, корп. 57
"ИНВЕСТТОРГ", ООООптовая торговля молочными продуктами420054, г. КАЗАНЬ, ул. АВАНГАРДНАЯ, д. 159, комн. 203
"КАБАН-ИНВЕСТ", ООО, КАЗАНЬДеятельность ресторанов и кафе420111, г. КАЗАНЬ, ул. БАУМАНА, д. 44/8
atninsky.okato.net